- тәрәш
- Эрләр өчен тетелгән, таралган сүс. ТӘРӘШ (ТӘРӘШЛЕ) ТАРАГЫ – Сүсне тарау, эрләргә әзерләү өчен кулл. тор. тарак сыман җайланма. ТӘРӘШЛЕ КАБА – Сүсне тарау, тетү өчен югары очында тарагы булган агач җайланма. ТӘРӘШЛЕ СҮС – Эрләү өчен тетелгән җитен яки киндер сүсе
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.